Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 октябрь 2023, 16:29

“Балачакның хәвефсез юлы” җиңүчеләре кемнәр?

Бүген район мәдәният сараенда район мәктәпләре командалары арасында “Балачакның хәвефсез юлы” республика конкурсының муниципаль этабы узды.

Сәхнәдә “Зато веселые” (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), “Регион 02” (иске Балтач 2нче урта мәктәбе), “Стиляги” (Югары Карыш урта мәктәбе), “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр” (Көндәшле урта мәктәбе), “Зебра” (Түбән Сикияз урта мәктәбе), “Балачакның хәвефсез юлы” (Түбән Иванай урта мәктәбе), “СССР” (Сәйтәк урта мәктәбе), “Яшел ут” (Иске Тимкә урта мәктәбе), “Көч һәм күәт” (Тучыбай урта мәктәбе), “Юл патруле” (Штәнде урта мәктәбе), “Асавка юл хәрәкәте” (Асавка урта гомуми белем бирү мәктәбе) һәм “Бонд – юлларда сак булыгыз” (Шәвъяды гомуми белем бирү мәктәбе) командалары көч сынашты.

Командаларның чыгышларын район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова, ЮХХДИ бүлекчәсенең хәвефсезлек пропагандасы буенча инспекторы Галия Хәтмуллина, физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Максим Ахтариев, РМК мөдире Лариса Карамова, мәгариф бүлеге методисты Чулпан Шәйнурова һәм балалар иҗаты үзәге методисты Илүзә Нәбиевалардан торган жюри составы бәяләде.

Конкурс бер үк вакытта кызу һәм күңелле үтте. Нәтиҗәләргә килгәндә, беренче урынны – “Зато веселые” (Иске Балтач урта мәктәбе), икенче урынны – “Регион 02” (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе) һәм өченче урынны “Асавка юл хәрәкәте” (Асавка урта гомуми белем бирү мәктәбе) командалары яулады. Барысы да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

“Балачакның хәвефсез юлы” җиңүчеләре кемнәр?
“Балачакның хәвефсез юлы” җиңүчеләре кемнәр?
“Балачакның хәвефсез юлы” җиңүчеләре кемнәр?
“Балачакның хәвефсез юлы” җиңүчеләре кемнәр?
“Балачакның хәвефсез юлы” җиңүчеләре кемнәр?
Автор:
Читайте нас: