Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 Май , 13:24

Балтачта Соңгы кыңгырау чыңлады

Бантлар hәм ак алъяпкычлар, чәчәк бәйләмнәре, елмаю hәм күз яшьләре: 22 май көнне Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә дә, районның барлык мәктәпләрендәге кебек үк, соңгы кыңгырау яңгырады.

Балтачта Соңгы кыңгырау чыңлады
Балтачта Соңгы кыңгырау чыңлады

Соңгы кыңгырау... Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк төпкелендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән?!

Бантлар hәм ак алъяпкычлар, чәчәк бәйләмнәре, елмаю hәм күз яшьләре: 22 май көнне Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә дә, районның барлык мәктәпләрендәге кебек үк, соңгы кыңгырау яңгырады.

Бүгенге унберенчеләр һәм тугызынчылар өчен “Соңгы кыңгырау”—зур вакыйга. Бер үк вакытта дулкынландыргыч, шатлыклы hәм моңсу көн, чөнки мөhим вакыйгаларга, кыйммәтле ачышларга, күңелле hәм әhәмиятле мизгелләргә бай мәктәп тормышы артта кала. Киләчәк казанышларга hәм уңышларга беренче адым ясалган инде, алда—киләчәк hөнәри hәм тормыш юлын сайлау турында җитди, җаваплы карарлар кабул итү вакыты.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев котлады.

— Мин дә бу мәктәпне тәмамладым. Әлеге күркәм чарага килгәндә, үземнең соңгы кыңгырауны искә алдым. Мондый чагу вакыйгалар гомерлеккә истә кала. Бүген сезнең барыгыз өчен дә – тормышта бер этапның тәмамлануы.Һәм әлеге чагу тантана – олы тормышка беренче адым. Барлык уйлаган уйларыгыз, максатларыгыз тормышка ашсын. Сыйныфташларыгызны һәм укытучыларыгызны югалтмагыз, бердәм булып аралашып яшәгез,- диде Илгиз Әхвәс улы.

Мәктәп ди­рек­то­ры Рәзилә Әминова  алар­га иң из­ге те­ләк­лә­рен юллады: "Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары. Бүгенге бәйрәмнән соң сезнең өчен дәресләр һәм тәнәфесләр тәмамлана. Алда барыгызны да мөһим сынаулар көтә. Барлык имтиханнарны да ихтыяр көчегезне, белемегезне җыеп лаеклы үтеп чыгыгыз. Без сезгә ышанабыз".

Ары таба укыту-тәрбия  эшләре буенча директор урынбасары Регина Шакирова бәйрәмнең төп кунакларының – унберенчеләрнең һәм тугызынчыларның алда көткән имтиханнарга үтә алулары турындагы боерыкны укып ишеттерде.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләренең ихлас теләкләрен  беренче укытучылары Илүзә Низамова, сыйныф җитәкчеләре Светлана Мөбәрәкова  hәм ата-аналар исеменнән Лариса Сафетдинова җиткерделәр.

Мәктәп тормышы уку белән генә чикләнми, ул төрле чараларга да бай. Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда, олимпиадаларда hәм ярышларда районыбыз данын яклаган яңа талантлы йолдызчыклар кабына. Алдынгы укучылар hәм мәктәп тормышында актив булганнар Мактау грамоталары hәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Мәктәпнең  чыгарылыш сыйныф укучыларын hәм аларның әти-әниләрен тантаналы бәйрәм белән балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айваз Сафетдинов котлады. Ул барлык укучыларга  үз-үзләренә ышаныч, куелган максатларга ирешүләрен теләде. Тантаналы рәвештә спорт өлкәсендә уңышларга ирешкән укучыларга Мактау хатлары тапшырылды.

Унберенчеләр “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә  җырлар башкардылар, яшьлек дәрте, саф хисләр бөркелеп торган биюләрен бүләк иттеләр. Бүген унбер ел дәвамында яклап, кайгыртып торган укытучыларына  рәхмәтләрен алар чәчәк гөлләмәләре бүләк итеп белдерделәр. 

Тантаналы бәйрәм ахырында чыгарылыш сыйныф укучылары соңгы мәктәп вальсында әйләнделәр, традиция буенча hавага шарлар очырдылар, бу исә мәктәп тормышы белән саубуллашуны символлаштырды.

“Соңгы кыңгырау” кабатланмас хатирәләр һәм дулкынландыргыч мизгелләр булып hәркемнең күңел түрендә сакланыр.  Ак юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары! Ю

Балтачта Соңгы кыңгырау чыңлады
Балтачта Соңгы кыңгырау чыңлады
Балтачта Соңгы кыңгырау чыңлады
Балтачта Соңгы кыңгырау чыңлады
Балтачта Соңгы кыңгырау чыңлады
Балтачта Соңгы кыңгырау чыңлады
Балтачта Соңгы кыңгырау чыңлады
Балтачта Соңгы кыңгырау чыңлады
Балтачта Соңгы кыңгырау чыңлады
Балтачта Соңгы кыңгырау чыңлады
Балтачта Соңгы кыңгырау чыңлады
Балтачта Соңгы кыңгырау чыңлады
Балтачта Соңгы кыңгырау чыңлады
Балтачта Соңгы кыңгырау чыңлады
Автор:
Читайте нас в