Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 апрель 2023, 15:52

“Харисов укулары – 2023”

Бүген, район мәдәният сараенда, “Харисов укулары – 2023” фәнни-гамәли конференциясе үтте.

“Харисов укулары – 2023”
“Харисов укулары – 2023”

Бүген, район мәдәният сараенда, “Харисов укулары – 2023” фәнни-гамәли конференциясе үтте.

Әлеге чара Балтач җирендә беренче тапкыр Русиядә Укытучы һәм остаз елы, шулай ук Бөтендөнья башкортлары Корылтае тарафыннан игълан ителгән Фән һәм мәгърифәт елы кысаларында үтте.

“Харисов укулары – 2023” – филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшмәкәре, СССР язучылар союзы әгъзасы, якташыбыз – Әхнәф Харисовның тормышын, иҗади мирасын өйрәнүгә, яшь буынны башкорт халкының тарихына, мәдәниятенә һәм йолаларына, сәләтле укучыларны ачыклау, аларны гыйльми тикшеренү һәм иҗади эшкә җәлеп итүгә багышланган.

Чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, хезмәт ветераны, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Әхнәф Харисовның кызы Зөлфирә Мамаева, район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова, “Бөтендөнья башкортлары Корылтае” җәмәгать оешмаларының халыкара берлеге Башкарма комитеты баш белгече  Нурислам Калмантаев, “Табын” ыруының җәмәгать идарәсе әгъзасы Зөфәр Сәлихов, туган якны өйрәнүче Рөстәм Әлетдинов, төньяк-көнбатыш башкортлары хәрәкәте “Без башкортлар” җитәкчесе Радик Бәхтиев, Башкортстан яшьләренең “Йәшлек” гәзите корреспонденты Зөһрә Ягудина, Балтач районы башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлфия Шәисламова, “Балтач таңнары” район гәзите баш мөхәррире Рөстәм Вәлиев катнашты.

Фәнни-гамәли конференциядә укучылар һәм укытучыларның тикшеренү эшләре, инша, эссе,методик эшләнмәләр каралды.

“Кобаер” юнәлеше буенча 1нче урынны – Азалия Факиева ( Көндәшле урта мәктәбе, җитәкчесе Розалия Рафикова), 2нче урынны Гүзәл Дилмөхәмәтова (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе, җитәкчесе Земфира Шәйхинурова) яулады.

“Эссе” юнәлешендә 1нче урынга Алина Минисламова ( Иске Балтач 2нче урта мәктәбе, җитәкчесе Гөлназ Фазлыева), 2нче урынга Илиза Хаҗиәхмәтова ( Нөркә урта мәктәбе, җитәкчесе Эльвира Нигамәтуллина) чыкты.

“Инша” буенча беренче урын – Ләйсән Әсхәдуллина (Тучыбай урта мәктәбе, җитәкчесе Рушания Солтанова). Азалия Солтанова (Тучыбай  урта мәктәбе, җитәкчесе Алсу Солтанова), Илназ Шәйхинуров (Тучыбай урта мәктәбе, җитәкчесе Рушания Солтанова) беренче һәм икенче урынга лаек булдылар.

“Теманы ачуга иҗади караш өчен” номинациясендә җиңүче булып Айгөл Мостафина ( Югары Карыш урта мәктәбе, җитәкчесе Ләйсән Фәүзетдинова) табылды.

“Филология фәннәре кандидаты, профессор Әхнәф Харисов иҗаты мирасын өйрәнүгә һәм пропагандалауга керткән өлеше өчен” “Бөтендөнья башкортлары Корылтае” җәмәгать оешмаларының халыкара берлеге Башкарма комитетының рәхмәт хатлары белән Гөлчирә Мөкыймова ( Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы), Земфира Шәйхинурова (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы), Зифа Рәҗетдинова (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы), Гөлназ Әнвәрова (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы), Эльвина Хәйрисламова, Булат Хәсәнов (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе, җитәкчесе Фәридә Шәртдинова), Ясминә Шакирова ( Иске Балтач 2нче урта мәктәбе, җитәкчесе Гөлназ Фазлыева) бүләкләнделәр.

“Әхнәф Харисов иҗатын популярлаштырган өчен” номинациясендә – Дарья Шәисламова (Асавка гомуми белем җирү мәктәбе, җитәкчесе Фәния Муллаярова), “Әхнәф Харисовның әдәби мирасын өйрәнүдә иҗади караш” номинациясендә – Лилиана Тухмухаметова (Сәйтәк урта мәктәбе, җитәкчесе Рәзилә Вәлиева), “Әхнәф Харисовның тормышын һәм иҗатын өйрәнү” номинациясендә – Ясминә Шакирова ( Иске Балтач 2нче урта мәктәбе, җитәкчесе Гөлназ Фазлыева), “Әхнәф Харисовның иҗатын өйрәнүдә беренче адымнар” номинациясендә – Сөмбел Солтангалиева (Иске Тимкә урта мктәбе урта мәктәбе, җитәкчесе Гөлсинә Ганиева), “Иҗади эзләнү һәм үзенчәлеклелек” номинациясендә – Милана Тимуршина (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе, җитәкчесе Эльза Солтанова), “Әхнәф Харисовның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә өлеш керткән өчен” номинациясендә – Илмир Исламгалиев (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе, җитәкчесе Лилиана Акберова), “Халык фольклорын өйрәнүгә һәм саклауга өлеш керткән өчен” номинациясендә Амалия Гайниәхмәтова (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе, җитәкчесе Айгөл Габдрахманова) җиңү яулады.

“Харисов укулары – 2023” фәнни-гамәли конференциянең җиҗүчеләре дә билгеләнде. Шулай итеп, өченче урынга – Илназ Шәйхинуров (Тучыбай урта мәктәбе, җитәкчесе Рушания Солтанова), икенче урынга – Элина Бакирова (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе, җитәкчесе Земфира Шәйхинурова), беренче урынга Эльвина Хәйрисламова һәм Булат Хәсәнов (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе, җитәкчесе Фәридә Шәртдинова) лаек булды.

“Харисов укулары – 2023”
“Харисов укулары – 2023”
“Харисов укулары – 2023”
“Харисов укулары – 2023”
“Харисов укулары – 2023”
“Харисов укулары – 2023”
“Харисов укулары – 2023”
“Харисов укулары – 2023”
“Харисов укулары – 2023”
“Харисов укулары – 2023”
“Харисов укулары – 2023”
“Харисов укулары – 2023”
“Харисов укулары – 2023”
“Харисов укулары – 2023”
“Харисов укулары – 2023”
“Харисов укулары – 2023”
“Харисов укулары – 2023”
Автор:
Читайте нас: