Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 март 2023, 14:10

Язның матур бәйрәмендә

Штәнде урта мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан күркәм чара үтте.

Язның матур бәйрәмендә
Язның матур бәйрәмендә

Штәнде урта мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан күркәм чара үтте.

Бәйрәмгә 7-9нчы сыйныф укучыларының әниләре дә чакырылды.

Чара башында әниләргә, кызларга котлаулар һәм чын күңелдән теләкләр яңгырады. Ары таба конкурс - күңел ачу программасы оештырылды, анда  “Хуҗабикәләр”, “Кызыл роза” һәм “Шомырт” командалары осталыкта көч сынашты.

Катнашучылар “Представление”, “Интеллектуаллар”, “Өстәл бизәү”, “Мәкаль белгечләрләре”, “Модный приговор”, “Прическа” кебек бәйгеләрдә үзләрен сынадылар.  

Конкурслар арасында укучылар җырлар башкардылар, биеделәр. Кызыклы, оригиналь уеннар барышында барысы да үзләренең нинди акыллы һәм оста, иҗади һәм тапкыр булуларын күрсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча “Хуҗабикәләр” номинациясендә - әниләр командасы, “Иң оригиналь һәм иҗади” номинациясендә - 11нче сыйныф һәм “Оста куллар” номинациясендә 9нчы сыйныф кызлары җиңүче дип табылдылар.

Күркәм чара мул табын артында бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.

Язның матур бәйрәмендә
Язның матур бәйрәмендә
Язның матур бәйрәмендә
Язның матур бәйрәмендә
Язның матур бәйрәмендә
Язның матур бәйрәмендә
Язның матур бәйрәмендә
Автор:
Читайте нас: