Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 февраль 2023, 12:08

Җиңүчеләр кемнәр?

Район мәктәпләре командалары арасында “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уенының муниципаль этабы узды.

Җиңүчеләр кемнәр?
Җиңүчеләр кемнәр?

Район мәктәпләре командалары арасында “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”  интеллектуаль уенының муниципаль этабы узды.

Кызу уенда “Старшая лига” (Сәйтәк урта мәктәбе), “Гексагон” (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе), “Оптимисты” (Штәнде урта мәктәбе), “Фиксики” (Иске Тимкә урта мәктәбе), “IQ-шники” (Түбән Сикияз урта мәктәбе), “Великолепная пятерка” (Уразай урта мәктәбе) “Эврика” (Югары Карыш урта мәктәбе), “Юность” (Нөркә урта мәктәбе), “Знанио” (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе) командалары катнашты.

Әлеге уен ике турда үтте. Беренче турда укучылар сорауларга җавап бирделәр, ары таба дөрес җавапларга баллар исәпләнде. Һәр сорауга бер минут вакыт бирелде. Икенче турга иң күп балл җыйган Иске Балтач 1нче, Югары Карыш һәм Сәйтәк урта мәктәпләре командалары чыкты.

Икенче турда командаларга 12 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Шул сорауларга дөрес итеп җавап биреп, Сәйтәк урта мәктәбе командасы, җиңүче дип танылды. Икенче урынны – Иске Балтач 1 нче урта мәктәбе, өченче урынны Югары Карыш командасы яулады.

Җиңүче һәм призер командалар Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Шулай ук иң актив уенчылар да билгеләнде. Болар – Алсу Тагрифуллина, Лилиана Тузмухаметова, Данир Кашапов, Нейла Мәхмүтова, Рената Гаянова һәм Артемий Галимов. Алар “Нәрсә?Кайда? Кайчан?” интеллектуаль  уенының төбәк этабында район данын яклаячаклар.

Автор:
Читайте нас: