Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 гыйнвар 2023, 13:50

Төбәкара һәм республика олимпиада призерлары алар

Уфада туган телләр буенча төбәкара, республика олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде. Алар арасында балтачлылар да бар.

Төбәкара һәм республика олимпиада призерлары алар
Төбәкара һәм республика олимпиада призерлары алар

12-13нче гыйнварда Уфада, Рәми Гарипов исемендәге 1нче Башкорт республика һәм Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатларында гомуми белем бирү оешмаларының 9—11нче сыйныф укучылары арасында башкорт теле, әдәбияты буенча Төбәкара һәм туган (татар, мари, удмурт) телләр буенча республика олимпиадалары үтте.

Быел төбәкара һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабында 96 укучы катнашты: башкорт теле – 45, татар теле – 25, мари теле – 17 һәм 9 кеше – удмурт теле һәм әдәбияты буенча.  

Олимпиадада катнашучыларга биремнәрне үтәгәндә викторина сорауларына җавап бирергә, тәкъдим ителгән темаларның берсенә диалог төзергә, шигырьне яттан сөйләргә кирәк иде.

13нче гыйнварда, олимпиаданың ябылу тантанасында, Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Илдус Фәнил улы Каһарманов катнашты. Җиңүчеләргә һәм призерларга Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы һәм иҗтимагый оешмалардан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Без Иске Балтач1нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы – Айнур Мөхәмәдиев (җитәкчесе Рима Мансурова), Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы – Милана Тимуршина (җитәкчесе Гөлназ Әнвәрова), Штәнде урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Юлия Асрарова (җитәкчесе Рәмзия Вәлинурова), Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Милена Сайрановаларны (җитәкчесе Әнфисә Дильмиева) уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да зур җиңүләр телибез.

Төбәкара һәм республика олимпиада призерлары алар
Төбәкара һәм республика олимпиада призерлары алар
Төбәкара һәм республика олимпиада призерлары алар
Төбәкара һәм республика олимпиада призерлары алар
Төбәкара һәм республика олимпиада призерлары алар
Автор:
Читайте нас: