Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 гыйнвар 2023, 16:38

Милана Тимуршина - төбәкара олимпиада призеры!

13нче гыйнварда Р. Гарипов исемендәге 1нче Башкорт республика гимназия-интернатында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы үтте.

Милана Тимуршина - төбәкара олимпиада призеры!
Милана Тимуршина - төбәкара олимпиада призеры!

12-13нче гыйнварда Уфада, Рәми Гарипов исемендәге 1нче Башкорт республика гимназия-интернатында, башкорт теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиаданың соңгы этабы үтте.

Олимпиадада Башкортстан Республикасы, Чиләбе, Ырынбур, Самара өлкәләре, Татарстан Республикасы гомум белем бирү учреждениеләреннән 9 – 11нче сыйныф укучылары катнашты.

Катнашучылар эшләрен өч турда башкардылар. 2022нче елның декабрендә узган беренче турда катнашучылар башкорт телен белү һәм аңлау дәрәҗәсен күрсәттеләр. 12нче гыйнварда үткән икенче һәм өченче турда катнашучылар башкорт теле һәм әдәбияты буенча викторина , тест һәм текст буенча язма эшләр башкардылар.

Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Милана Тимуршина төбәкара олимпиада призеры булды һәм Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының дипломы белән бүләкләнде.

13нче гыйнварда Р. Гарипов исемендәге 1нче Башкорт республика гимназия-интернатында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы үтте.

Милананы һәм аның җитәкчесе Гөлназ Әнвәрованы шундый күркәм җиңүләре белән котлыйбыз!

Милана Тимуршина - төбәкара олимпиада призеры!
Милана Тимуршина - төбәкара олимпиада призеры!
Милана Тимуршина - төбәкара олимпиада призеры!
Милана Тимуршина - төбәкара олимпиада призеры!
Автор:
Читайте нас: