12нче гыйнварда француз язучысы – әкиятче, шагыйрь һәм тәнкыйтьче Шарль Перро туганга 395 ел була. Аның “Золушка”, “Кот в сапогах”, “Красная шапочка”, “Спящая красавица”, “Мальчик-с-пальчик” әкиятләре безнең барыбызга да балачактан ук таныш һәм яратылып укыла.
Бөек әкиятченең юбилее уңаеннан Түбән Сикияз авылы китапханәсендә “Яхшы әкият тылсымы” дигән әдәби уен узды.
Чарада балалар язучының иҗаты белән таныштылар, әкиятләр иленә сәяхәт иттеләр һәм Кызыл калфак белән очраштылар. Шулай ук Кызыл калфак үткәргән викторина сорауларына җавап бирделәр.
Балалар рәхәтләнеп төрле мавыктыргыч уеннарда катнаштылар, язучының әкиятләре буенча әдәби табышмакларны зур кызыксыну белән чиштеләр, тылсымлы предметларнын нинди әкияттән икәнен ачыкладылар.
Чара ахырында балалар Кызыл калфакның кәрзинендәге тәм-томнар белән сыйландылар.