15нче ноябрьдә мәктәп җитәкчеләре һәм балалар бакчалары мөдирләре чираттагы киңәшмәгә җыелдылар. Әлеге чара район мәгариф бүлеге бинасында үтте.
Киңәшмә мәгариф бүлеге эшчәнлеген планлаштыру һәм контрольдә тоту, шулай ук агымдагы эшчәнлек мәсьәләләрен оператив хәл итү өчен билгеләнгән. Анда профориентация һәм профилактика эшенә, хуҗалык-икътисадый эшчәнлекне, мәгариф учреждениеләр сайтларын дөрес алып баруга аерым игътибар бирелде.
Киңәшмәдә район мәгариф бүлеге начальнигы Г. Шәймөхәмәтова, район мәгариф бүлеге баш белгече И. Зыятдинова, тәрбия эшләре буенча методист Г. Нуркаева, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары А.Хисмәтовлар чыгыш ясадылар.