Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 ноябрь 2022, 09:17

Мөһим очрашу

Кичә, 31нче октябрьдә, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе базасында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова белән очрашу узды.

Анда "Мөһим турында сөйләшүләр" дәресләрен үткәрү методикасына һәм патриотик тәрбия буенча системалы эш төзүгә зур игътибар бирелде.

"Иң мөһиме формализмнан читләшү, балаларны тәрбияләүдә эчкерсез булу!", - дип мөрәҗәгать итте мәгариф бүлеге начальнигы булачак патриотларны тәрбияләргә чакырылган кешеләргә.

Очрашуда шулай ук директорлар киңәшчеләре кураторы Эльвира Сәлимгәрәева, баш белгеч Ифира Зыятдинова, методик кабинеты мөдире Лариса Карамова, Русия мәктәп укучылары хәрәкәте муниципаль кураторы Илүзә Нәбиевалар чыгыш ясадылар.

Мөһим очрашу
Мөһим очрашу
Автор:
Читайте нас: