Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 октябрь 2022, 20:43

Республикада - икенче

Иске Балтач башлангыч белем бирү мәктәбе, "Иң яхшы мәктәп ашханәсе" Бөтенрусия бәйгесенең республика этабында катнашып, икенче урын яулады. 

Республикада - икенче
Республикада - икенче

Башкортстан Республикасында иң яхшы мәктәп ашханәсен билгеләү өчен “Иң яхшы мәктәп ашханәсе” Бөтенрусия конкурсының республика этабы оештырылды.

Иске Балтач башлангыч белем бирү мәктәбе катнашырга теләк белдерде һәм кирәкле материаллар белән бергә гариза юллады.

Конкурс нәтиҗәсе буенча, "Иң яхшы авыл мәктәбе ашханәсе-2022” номинациясендә Иске Балтач башлангыч белем бирү мәктәбе  2нче урынга лаек булды.

Җиңүгә ирешү өчен бик зур эш башкарылды. Мәктәп директоры Рәзилә Әминованың игътибарлылыгын һәм таләпчәнлеген билгеләп үтәргә кирәк. Аның җитәкчелегендә мәктәп күп еллар дәвамында алдынгылар рәтендә.  

Мәктәпнең барлык коллективын, пешекчеләрен һәм мәктәп укучыларын котлыйбыз, чөнки аларда иң яхшы авыл мәктәбе ашханәсе.

Республикада - икенче
Республикада - икенче
Республикада - икенче
Республикада - икенче
Республикада - икенче
Республикада - икенче
Республикада - икенче
Республикада - икенче
Автор:
Читайте нас: