Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 декабрь 2021, 12:23

Укучылар ихтирамын яулаган мөгаллимә

Иске Балтач 1нче  урта  мәктәбенең чит телләр укытучысы Эльза Вәлинурова  күпләрнең яраткан укытучысы.  Озак  еллар дәвамында һөнәренә тугры кала ул.

Укучылар ихтирамын яулаган мөгаллимә
Укучылар ихтирамын яулаган мөгаллимә

Һәр  кеше тормышында укытучы зур урын  алып тора. Бары тик көчле рухлы, сабырлар гына  бу җаваплы эшкә күңел җылысын  биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була аладыр. Һәркемнең  “Менә ул чын укытучы!” дип әйтерлек остазы  бар. Ул аны еллар буена сагынып искә ала, гомер буе аңа рәхмәт укый.

Иске Балтач 1нче  урта  мәктәбенең чит телләр укытучысы Эльза Вәлинурова  күпләрнең яраткан укытучысы.  Озак  еллар дәвамында һөнәренә тугры калган хезмәткәр  Иске Балтач авылында туып-үсә. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң язмыш җилләре аны Первоуральск шәһәренә алып китә. Анда урта мәктәпне тәмамлагач, кире туган районына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә ул.

Балачактан инглиз телен яратып укыганлыктан, ике дә уйламый Бөре педагогия институтының чит телләр факультетына укырга керә. Югары уку йортын уңышлы тәмамлап, 1988нче елда юллама буенча туган районының Яңа Балтач гомум белем бирү мәктәбенә җибәрелә. Хезмәт юлын биредә башлый яшь белгеч. 2009нчы елда мәктәп  ябылу сәбәпле Штәнде урта мәктәбе укучыларын чит телләр серләренә өйрәтә.  4 ел дәвамында намуслы хезмәт сала ул әлеге мәктәптә.  Ә 2013нче елдан башлап Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә хезмәт юлын дәвам итә.

Тырыш мөгаллимәнең укыткан укучылары төрле бәйгеләрдә катнашып район күләмендә генә түгел, республика, Русия буенча яулаган җиңүләре белән сөендерәләр. Иң тырыш, һәрьяклап өлгер укучыларының берсе—Нейля Мәхмүтова.  Чит телләр өлкәсендә яулаган уңышлары бихисап аның. Ул „Урал батыр” конкурсының дипломанты, „Гагарин” кубогы призёры исеменә лаек була. Күп тапкырлар чит телләр  буенча фәнни-тикшеренү эшләре бәйгесе җиңүчесе, „Киекбай укулары”  конкурсында  уңышлы чыгыш ясаучы  да ул.

Балаларның  күңеленә изгелек, белем орлыклары чәчүче, бөтен тормыш тәүрибәсен, белемен балаларга бирүче, күңел җылысын  өләшүче тәҗрибәле укытучыны хезмәттәшләре, балалар һәм аларның әти-әниләре яраталар, хөрмәт итәләр. Укыткан укучыларының уңышларына сөенеп, җаваплы һәм шул ук вакытта мактаулы һөнәреннән ямь табып эшләргә язсын Эльза Вәлинуровага.

Тулырак гәзитнең чираттагы саннарында укырсыз.

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: