Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 гыйнвар , 17:00

“Зөлфия”леләр – телеэкранда

Республика белән идарә итү үзәге эфирында “Зөлфия” үрнәкле бию ансамбле турында күрсәттеләр.

“Зөлфия”леләр – телеэкранда
“Зөлфия”леләр – телеэкранда

Республика белән идарә итү үзәге эфирында “Зөлфия” үрнәкле бию ансамбле турында күрсәттеләр.

Шушы көннәрдә Санкт-Петербургта “Илһам.Кыш” 64нче Халыкара фестиваль-конкурсы үтте.

Әлеге бәйгедә Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Хәсәнова җитәкчелегендәге “Зөлфия” үрнәкле бию ансамбле башкорт һәм татар биюләре белән район данын лаеклы яклады.

—Конкурс матур, оешкан рәвештә үтте. Төньяк башкалада үткәч шулай булмый, ничек булсын да инде. Монда бик күп көчле коллективлар җыелган. Без катнашкан “Халык биюләре” номинациясендә Липецктан алып Ямал-Ненец автономияле округыннан 700дән артык катнашучы булды.  Аларның да чыгышларын кызыксынып карадык, үзебезгә яңалыклар да алып кайттык. Азрак дулкынлану булса да, җиңүчеләр исәбендә булуыбызга бер дә шик булмады, чөнки безнең егет-кызлар иң матурлары һәм сәләтлеләре”,—дип уртаклашты үз тәэссоратлары белән ансамбльнең җитәкчесе Раушания Рафаил кызы.

Ике көн дәвамында конкурсантлар үзләренең иң яхшы номерлары белән чыгыш ясыйлар, тамашачыларны бию осталыклары һәм чагу костюмнары белән сокландыралар. Алар  мәдәниятнең чын матурлыгын күрсәтеп, үз биюләре аша хисләрен һәм кәефләрен җиткерделәр. Һәр чыгыш тамашачыларда соклану уятты һәм алкышларга күмелде, жюри әгъзалары тарафыннан югары бәһаланды.  Шулай ук Санкт-Петербург буенча экскурсияләр оештырылган. “Күргәннәрдән хәйран калып, арып, ләкин бик канәгать булып кайттык”,—дип билгелиләр Патша авылында булган балтачлылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, татар һәм башкорт халкының кыюлыгын, нәфислеген һәм милли үзенчәлеген биюләрендә чагылдырган зөлфиялеләр I дәрәҗәдәге Лауреат исеменә лаек булдылар. Өстәвенә, “Иң яхшы костюм” номинациясендә дә җиңүчеләр алар. Шулай ук ансамбльнең җитәкчесе Раушания Хәсәнова “Иң яхшы педагогик эш өчен” Дипломы белән бүләкләнде.

“Зөлфия” ансамбле өчен бу җиңү аларның сәнгать юлындагы күп кенә казанышларның берсе генә булып тора.  Бию сәнгатен популярлаштыруда үзен аямыйча эшләгән күренекле райондашыбызның тәрбияләнүчеләре Балтач данын Парижга, Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Одессага, Сочига һәм башка билгеле шәһәрләргә җиткергән биючеләр бит. Алар камилләшүләрен, остаруларын һәм профессиональ чыгышлары белән тамашачыларны сөендерүләрен дәвам итәләр. Талант ияләрен ихлас йөрәктән котлыйбыз, киләчәктә дә шундый чагу җиңүләр телибез.

Видео. 

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: