Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 октябрь 2023, 13:38

Иштирәк авылы мәдәният йортында бәйрәм үтте

Өлкәннәр көне уңаеннан Иштирәк авылы мәдәният йортында бәйрәм кичәсе гөрләп узды.

Иштирәк авылы мәдәният йортында бәйрәм үтте
Иштирәк авылы мәдәният йортында бәйрәм үтте

Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм – өлкән буынга җәмгыять тарафыннан олы хөрмәт күрсәтү. Халыкара өлкәннәр көне –олы буыныбызга тирән хөрмәт белдерү һәм намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәсе, игелеге, зирәклеге өчен җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен мөмкинлек бирә торган бәйрәм. Бәйрәмнең кайсы да җанга ял алып килә. Бу көнне Иштирәк мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды.
Бәйрәмнең тантаналы өлешендә өлкән яшьтәгеләр үз адресларына чын күңелдән озын гомер,сәламәтлек, матур, тыныч картлык, яхшы кәеф теләкләрен ишеттеләр. Югары Янактай авыл җирлеге башлыгы Рәшит Мәгъруф улы Мусин котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Бәйрәмгә килүчеләр үзләре дә жылы сүзләр әйтеп, теләкләрен житкереп, борчыган сорауларына жаваплар алдылар. Чараны күңел ачу программасы белән дәвам итеп, олыларга багышлап шигырьләр укылды, жырлар жырланды. Күмәкләп биеп, уйнап күңел ачтылар бәйрәмдә катнашучылар.
Бәйрәм сый - хөрмәткә бай чәй өстәле артында дәвам итеп, аның барышында олыларыбыз рәхәтләнеп аралашып, жырлашып утырдылар. Апаларның өйдә пешереп алып килгән күтәнәчләре белән сыйландылар. Барысы да күңелле ял итеп, бик күп уңай эмоцияләр белән таралыштылар.

Рәмзия Шәйхетдинова. 

Иштирәк авылы мәдәният йортында бәйрәм үтте
Иштирәк авылы мәдәният йортында бәйрәм үтте
Иштирәк авылы мәдәният йортында бәйрәм үтте
Иштирәк авылы мәдәният йортында бәйрәм үтте
Иштирәк авылы мәдәният йортында бәйрәм үтте
Иштирәк авылы мәдәният йортында бәйрәм үтте
Автор:
Читайте нас: