Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 сентябрь 2023, 21:07

Көз – муллык чоры!

Мата авылы клубында “Көзге муллык” дип аталган күңелле чара үтте.

Көз – муллык чоры!
Көз – муллык чоры!

Уңыш бәйрәмнәрен үткәрү борынгыдан килгән күркәм гадәт. Гореф-гадәтләребез онытылмасын өчен Мата авылы клубында  “Көзге муллык” дип исемләнгән бәйрәм узды. Монда яшелчә һәм җимешләрдән кызыклы сыннар, чәчәкләрдән гөлләмәләр күрергә мөмкин иде.

Чара барышында булган төрле уеннар, башваткычлар, ярышлар, җыр-биюләр барысының да күңеленә хуш килде. Бәйрәм мул табын артында тәмамланды.

-Бәйрәмебез бик күңелле узды. Шунысы куанычлы, мондый чараларда балалар актив катнаша. Җырлы-биюле чыгышлар, күңелле уеннар, күргәзмә дә оештырылды. Бәйрәм ахырында, табын артында рәхәтләнеп аралашып утырдык, - ди авыл клубы мөдире Эльвера Солтанова.

Барысы да бәйрәмнән бик канәгать булып, күңел күтәренкелеге белән таралышты.

Көз – муллык чоры!
Көз – муллык чоры!
Көз – муллык чоры!
Көз – муллык чоры!
Көз – муллык чоры!
Автор:
Читайте нас: