Борайда Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә багышланган “Кулъяулыгым төшеп калды Борай болыннарында” дип исемләнгән беренче төбәкара башкорт һәм татар халык җырларын башкаручылар бәйгесенең гала-концерты узды.
Безнең районнан әлеге конкурста катнашып, Рәзидә Әхмәтова – икенче, Фигать Галин өченче дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар.
Афәрин, балтачлылар! Киләчәктә дә шулай яңадан-яңа иҗади уңышларыгыз белән сөендереп торырга язсын!