Төрле уен-көлке белән үреп барылган бу бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.Илаһи көч алып ,киләчәккә якты өметләр белән , тагын да ешрак очрашу теләген белдереп таралды килгән халык.
Нәүрүз – Төрки һәм иран халыкларының кояш календаре буенча яңа ел бәйрәме, яз аеның көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтелә. Ул фарсы телендә “яңа көн” дигәнне аңлата.
Көн белән Төн бил алышыр вакыт җитә,
Елый-елый, кышкы юллар агып китә.
Нәүрүз килә! Ил-йортыма Нәүрүз килә!
Көлтә-көлтә шатлык чәчеп, кояш көлә.