Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 март 2023, 12:31

Иштирәктә - Нәүрүз бәйрәме

Бу бәйрәмне алар көтеп алды. 

Иштирәктә - Нәүрүз бәйрәме
Иштирәктә - Нәүрүз бәйрәме

Нәүрүз – борынгыдан килгән, халыкның кышны озатуы, язны каршылау бәйрәме. 21 мартта уза торган бу бәйрәм яз килү, язгы кыр эшләре башлануны белдерә. Ул шулай ук табигатьнең яңару чоры да. Бүген без йолаларга яңа сулыш, җан өрәбез.
Бу бәйрәмне авылдашлар көтеп алды. Авыл өстенә күңелле музыка таралу белән алар, бәйрәмчә киенеп, бәйрәмгә агылды. Бәйрәм тантанасын ачып жибәргәннән соң, Әлфир Кавый улы Шәйхуллин җыелган кунакларны милли бәйрәм белән котлады, елларның тыныч-имин булуын, халыкка шатлык һәм бәхет китерүен теләде.
Бәйрәм жыр – бию белән башланып китте. Шул вакыт майданга Кыш бабай чыгып, үзенең китәр алдыннан бергә күңел ачып китәргә теләвен әйтте. Кыш бабай белән бергә бар да теләп уеннарда катнаштылар. Озак та үтмәде мәйданчыкта бәйрәмнең төп кунагы - Нәүрүзбикә пәйда булды. Аларны җыелган халык кул чабып һәм " Хуш киләсең! Түрдән уз, Нәүрүз!" дигән сүзләр белән каршы алды. Нәүрүзбикә җыелган кунакларны чын күңелдән тәбрикләп, аларга сабан-сукаларны, чәчү орлыкларын барларга вакыт җиткәнлекне искә төшерде, иген уңышы мул булсын, ел әйбәт булсын дигән иң изге теләкләрен теләде. Кыш бабай үзенең Нәүрүзбикә белән көч сынап карарга теләк белдерде. Нәүрүзбикә белән ярышканнан соң Кыш бабай үзенең җиңелүен аңлады. Бергәләшеп биеп алганнан соң , Кыш бабай һәркемгә изге теләкләрен җиткереп, китеп барды. Нәүрүзбикә барча халыкны бәйрәмне дәвам итәргә чакырды. Авылдашлар жыр-биюдә үзләренең осталыкларын күрсәтте. Уеннарда олысы да, кечесе дә бер-берсен уздыра-уздыра ярышты. Командаларга бүленеп бишәр кеше бергә бер чаңгыда йөрү, мишеньгә кар белән ату, аркан тартышу, обручлар аша йөрү, чанага кеше утыртып тарту, кашыкка йомырка салып йөгерү, ераклыкка пима бәрү, хоккей таягы белән туп тәгәрәтү, ике кеше бергә капчык киеп йогерү һәм башка уеннарда көч сынаштылар. Нинди генә ярышлар үткәрелмәде бу бәйрәмдә! Ин кызыгы крепость алу булгандыр, тауга берсеннән берсе узышып, бер берсен этеп төшереп, командалар крепостьне алырга тырыштылар.
Бәйрәм бүләксез булмый дигәндәй, Нәүрүзбикә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр дә тапшырырга онытмады.
Уеннар тәмамланганнан соң бергәләшеп, авылыбызның оста хужабикәләре әзерләп алып килгән күпереп пешкән табикмәкләр, коймаклар, тәмле сый -хөрмәтләр белән сыйланып, самавырдан чәй эчү оештырылды. Бәйрәм уен-көлке, жыр-моң белән бик күңелле үтте. Барысы да уеннарда актив катнаштылар һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.
Саф һавада шулай күңелле бәйрәм итеп, язны каршылау безнең күңелләрдә киләчәккә ышаныч, өмет уятты. Бәйрәм рухы алга таба да сүнмәсен һәм сүрелмәсен, халкыбызның гореф-гадәтләре онытылмасын иде.

Рәмзия Шәйхетдинова. 

Иштирәктә - Нәүрүз бәйрәме
Иштирәктә - Нәүрүз бәйрәме
Иштирәктә - Нәүрүз бәйрәме
Иштирәктә - Нәүрүз бәйрәме
Иштирәктә - Нәүрүз бәйрәме
Иштирәктә - Нәүрүз бәйрәме
Иштирәктә - Нәүрүз бәйрәме
Иштирәктә - Нәүрүз бәйрәме
Иштирәктә - Нәүрүз бәйрәме
Автор:
Читайте нас: