Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 март 2023, 14:17

Балтачлылар - “АРТ-Корылтай” мәдәни форумында

Балтач районы делегациясе 17-18 мартта Уфада узган "АРТ-Корылтай" мәдәни форумында катнашты.

Балтачлылар - “АРТ-Корылтай” мәдәни форумында
Балтачлылар - “АРТ-Корылтай” мәдәни форумында

Балтач районы делегациясе 17-18 мартта Уфада узган "АРТ-Корылтай" мәдәни форумында катнашты.

Делегация составында район Хакимияте башлыгы урынбасары Инзилә Гасыймҗанова, мәдәният бүлеге башлыгы Дамир Хәмәтов, район мәдәният сарае директоры Гөлфия Шәисламова, үзәк китапханә системасы буенча район мәдәният сарае директоры урынбасары Әлфидә Муллагалиева һәм балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлназ Рәхимҗановалар катнашты.

Форум өченче тапкыр үткәрелде һәм мәдәният, һөнәри үсеш, иң яхшы практикалар һәм иҗади экспериментлар өлкәсендә стратегик карарлар кабул итү һәм фикер алышу өчен интеграцияләнгән мәйданчык булды. Быел "Педагог һәм остаз елы"на багышланган "АРТ-Корылтай" тәрбия һәм мәгариф мәсьәләләренә, шулай ук волонтерлык хәрәкәтенә һәм заманча сынаулар шартларында мәдәният өлкәсендә иң яхшы инклюзив практикаларга багышланды.

Форум кысаларында төбәктә мәдәният өлкәсе үсешенең казанышларын һәм динамикасын күрсәтүче төрле тематик һәм интерактив секцияләр оештырылды, шулай ук Русиядә мәдәният үсешенең яңа трендлары тәкъдим ителде.

Автор:
Читайте нас: