Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 март 2023, 17:45

Маталылар күңелле итеп кышны озаттылар

Бүген Мата авылы клубы алдында Нәүрүз – язны каршылау бәйрәме шау-гөр килеп үтте.

Маталылар күңелле итеп кышны озаттылар
Маталылар күңелле итеп кышны озаттылар

Мата авылы клубы алдында Нәүрүз – язны каршылау бәйрәме шау-гөр килеп узды. Ул халкыбызның борынгыдан килгән, көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырыла торган күркәм йоласы.

Бу көнне бәйрәмгә алдан ук әзерлек эшләре алып барылды. Чарага чакырып белдерү язып эленде. Авылны яңгыратып, чарага чакырып күңелле музыка уйнады. Бәйрәмгә тагын да ямь өстәп, бу көнне кояш балкып торды, һавасы да рәхәт, бәйрәмчә матур иде. Кайнап торган самовар, телеңне йотырдай тәмле коймак, бәлешләр куелган өстәл кунакларны каршы алды.

Авыл клубы мөдире Эльвера Солтанова бәйрәмгә җыелган кунакларны сәламләп, Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгышын һәм аның мәгънәсен аңлатып китте. Бәйрәм белән котлап һәр гаиләгә сәламәтлек, иминлек һәм муллык теләде.

Күркәм чара күңелле итеп бергәләшеп биюдән башланды. Шулай матур биеп ятканда  бәйрәмгә Кыш бабай да килеп җитә. Бар халыкны котлап һәм бәхет-шатлык теләп, Нәүрүзбикәгә юл биреп, саубуллашты. Ә Нәүрүзбикә үз чиратында җырлы-биюле-уенлы бәйрәм чарасын ары таба дәвам итте.

Нинди генә кызыклы уеннар булмады: туп тәгәрәттеләр, аркан тарттылар, бер-берсе белән  чанада ярыштылар, скакалкада сикерделәр, көянтә асып узыштылар... Олылар да балалардан калышмый, бар мәшәкатьләрен онытып, саф һавада рәхәтләнеп күңел ачтылар.

–Кышны менә шулай күңелле итеп озату безнең авылда үзенчә бер матур традициягә әверелде. Күпме үземне хәтерлим, бу бәйрәм һәрчак шулай күңелле һәм шау-гөр килеп үтә иде, – ди Гүзәл Шәрипова.

Бәйрәм азагында саламнан эшләнгән карачкы яндыру булды. Бу күренеш яз килү һәм кыш китүне символлаштыра. Ата-бабаларыбыздан килгән сынамыш буенча, бәйрәмне күңелле һәм чагу итеп үткәрүчеләрнең елы да уңышлы булачак.  Шушы ут белән бергә барлык начарлыклар китсен, ары таба тик куаныч һәм бәхет килсен, дигән ышанычта калды маталылар.

Авыл халкы бәйрәмнән алган тәэссоратлардан бик канәгать калды. Алар оештыручыларга барлык халык өчен чын бәйрәм булган шундый кызыклы һәм бай вакыйга үткәргәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Маталылар күңелле итеп кышны озаттылар
Маталылар күңелле итеп кышны озаттылар
Маталылар күңелле итеп кышны озаттылар
Маталылар күңелле итеп кышны озаттылар
Маталылар күңелле итеп кышны озаттылар
Маталылар күңелле итеп кышны озаттылар
Маталылар күңелле итеп кышны озаттылар
Автор:
Читайте нас: