Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 март 2023, 12:10

“Халкымның күңел бизәкләре”

Иштирәк авыл мәдәният йортында "Халкымның күңел бизәкләре" дип исемләнгән фольклор бәйрәме гөрләп үтте.

“Халкымның күңел бизәкләре”
“Халкымның күңел бизәкләре”

14 март көнне, Иштирәк авылының авыл мәдәният йортында, Мишәр тарихи-мәдәни үзәге белән берлектә Иштирәк авыл мәдәният йорты "Халкымның күңел бизәкләре"дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрде.

Мәдәният йортында җылы һәм дустанә атмосфера иде. Катнашучылар борыңгы гореф-гадәтләрне, йолаларны сәхнәләштерделәр, ата-бабаларыбызның тырышлыгын һәм бердәмлеген күрсәттеләр. Бәйрәмдәй халык җырлары башкарылды һәм төрле уеннары искә алынды.

20 елдан артык "Сердәшләр" фольклор ансамбле халык традицияләрен саклап, халыкка җиткерә. Еллар дәвамында коллективта 20дән артык кеше катнашты, аларның 10сы оешканнан алып бүгенге көнгә кадәр ансамбльнең тугры әгъзалары булып кала. 1996нчы елда Иштирәк мәдәният йортында булдырылган һәм бүгенге көнгә кадәр аны Рамзия Шәйхетдинова җитәкли. Фольклорга булган мәхәббәте белән ул коллективны гына түгел, авыл кешеләрен дә туган телен һәм мишәр мәдәниятен саклау идеясенә җәлеп итә алды. Ансамбль әгъзалары борыңгы традицияләрне үстерүдә һәм торгызуда актив катнашалар, мишәрнең фольклорын һәм гореф-гадәтләрен сакларга, киләчәк буынга калдырырга дип  күп көч салалар.Рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, милли традицияләрне тергезү бик мөһим.

2022 елның 28нче октябрендә Балтач районында үткән "Балан бәйрәме" дип исемләнгән беренче тапкыр үткәрелгән республика бәйрәмендә катнаштып, беренче урынны яуладылар алар.

Бәйрәм чәй мәҗлесе белән тәмамланды. Коллективның барлык әгъзаларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Айгөл Нафикова,

Мишәр тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече.

“Халкымның күңел бизәкләре”
“Халкымның күңел бизәкләре”
“Халкымның күңел бизәкләре”
“Халкымның күңел бизәкләре”
“Халкымның күңел бизәкләре”
“Халкымның күңел бизәкләре”
“Халкымның күңел бизәкләре”
“Халкымның күңел бизәкләре”
“Халкымның күңел бизәкләре”
“Халкымның күңел бизәкләре”
Автор:
Читайте нас: