Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 март 2023, 21:28

“Сезнең өчен”

Язның иң якты чагылышы булган 8 март – Халыкара хатын – кызлар бәйрәме уңаеннан Иштирәк мәдәният йортында “Сезнең өчен” дигән бәйрәм концерты үтте.

“Сезнең өчен”
“Сезнең өчен”

Язның иң якты чагылышы булган 8 март – Халыкара хатын – кызлар бәйрәме уңаеннан Иштирәк мәдәният йортында “Сезнең өчен” дигән бәйрәм концерты үтте.

Бәйрәм белән котлап залда җыелган һәм концертта катнашкан барлык хатын-кызларга матур теләкләр яңгырады.

Концертта хатын –кызлар вокаль ансамбле, ир- егетләр вокаль ансамбле, “Сердәш” фольклор ансамбле, аерым жырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары чыгыш ясады. Бәйрәм чарасы моңлы жырлар, яз турында, әниләр турында шигырьләр, биюләр, кызыклы сценкалар белән үрелеп барды. Төрле буын вәкилләре катнашкан эчтәлекле концертның һәрбер чыгышын тамашачылар җылы каршы алды.

Бәйрәм бик күңелле үтте, авылдашлар күңелендә яхшы кәеф һәм якты тәэссоратлар калдырды.

Рәмзия Шәйхетдинова.

“Сезнең өчен”
“Сезнең өчен”
“Сезнең өчен”
“Сезнең өчен”
“Сезнең өчен”
“Сезнең өчен”
“Сезнең өчен”
Автор:
Читайте нас: