Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 февраль 2023, 11:06

“Ватаныбызның тугры уллары”

 Иштирәк мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә арналган “Ватаныбызның тугры уллары” исемле тематик кичә үтте.

“Ватаныбызның тугры уллары”
“Ватаныбызның тугры уллары”

Армиядә хезмәт итү-һәр ир-егетнең изге бурычы. Туган илне саклау, дусларыңны, халыкны яклау өчен йокысыз төннәреңне, белемеңне, көчеңне бирү егетләрдән бик күп сабырлык, түземлек, җитезлек, кыюлык таләп итә.

Иштирәк мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә арналган “Ватаныбызның тугры уллары” исемле тематик кичә үтте. Кайчандыр Әфганстан, Чечня җирендә, башка кайнар нокталарда хезмәт иткән авылдашларыбыз бар. Бүген арабызда булмаганнары хөрмәт белән искә алабыз. Кичәбездә катнашкан авылдашлар Иштирәк,Чишмә авылларыннан төрле елларда кайнар нокталарда хезмәт иткән егетләребезнең хезмәт юллары турында тыңлап, алар белән горурланып, үзләренең ихтирамнарын белдерделәр.

Очрашуда, үзенең тормыш юлын хәрби хезмәт белән бәйләгән, ике тапкыр Чечняда командировкада булган Рәшит Фәйзи улы Махмутов, афганчы ветераныбыз Рәшит Мәгруф улы Мусин катнашып, үзләренең хезмәт юллары турында сөйләп үттеләр, яшь егетләребезгә Ватанга мәхәббәт, Ватан сакчыларына хөрмәт, җитезлекне, чыдамлыкны, көчне үстерүгә һәм илгә хезмәт итүгә омтылыш, патриотик тәрбия бирү максатыннан үзләренең киңәшләрен бирделәр.

Әлеге вакытта махсус хәрби операцияда катнашкан егетләребезнең исән-сау туган якларына кайтуларын, илебез, бөтендөнья өчен көтмәгәндә килгән бүгенге авыр сынау чоры тизрәк үтеп китүенә теләкләрен белдерделәр, үзләренең уй-кичерешләре белән уртаклаштылар.

Рәмзия Шәйхетдинова. 

“Ватаныбызның тугры уллары”
“Ватаныбызның тугры уллары”
“Ватаныбызның тугры уллары”
“Ватаныбызның тугры уллары”
“Ватаныбызның тугры уллары”
Автор:
Читайте нас: