Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 ноябрь 2022, 20:50

Балтачлылар республика конкурс-фестивале лауреатлары

Районның балалар сәнгать мәктәбе укучылары „Алтын дага” республика конкурс-фестивалендә катнашып, лауреат һәм дипломант исемнәренә лаек булдылар.

Балтачлылар республика конкурс-фестивале лауреатлары
Балтачлылар республика конкурс-фестивале лауреатлары

Русия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган “Алтын дага” балалар сәнгать мәктәпләре һәм мәдәният өлкәсендә һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында фольклор башкаручылары һәм коллективларының республика конкурс-фестивале узды.

Әлеге конкурста Иске Балтач авылы балалар сәнгать мәктәбенең Рая Хамаева, Рәзидә Әхмәтова һәм концертмейстер Илшат Нуркаев укучылары да катнашты.

Конкурсның төп максатлары - яшь музыкантларның фольклор башкару практикасын активлаштыру һәм үстерү, сәләтле балаларны, талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның рухи-иҗади потенциалын үстерү һәм учреждениеләр арасында иҗади элемтәләрне ныгыту.

Бәйгедә  республикабызның төрле балалар сәнгать мәктәпләре һәм мәдәният өлкәсендә һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 300дән  артык катнашучы үз сәләтләрен сынадылар. Аларның чыгышларын Башкортстанның күренекле сәнгать эшлеклеләре бәһалады.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Әмирә Шакирова, Илнар Шәйдулов, Данис Гайфуллин, Зарина Салихова—II дәрәҗә, Аделина Хәйруллина III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Рөстәм Галимҗанов, Алина Сафина, Юлия Хаматова, Арина Хисамова, Аскар Галиев, Сөмбел Солтангалиева һәм Линара Закировалар - дипломантлар.

Шулай ук Дарья Изибаирова, Айрина Махиянова һәм Әмир Галиевлар актив катнашкан өчен диплом белән бүләкләнделәр.

Яшь йолдызчыкларыбызга киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын.

Балтачлылар республика конкурс-фестивале лауреатлары
Балтачлылар республика конкурс-фестивале лауреатлары
Балтачлылар республика конкурс-фестивале лауреатлары
Балтачлылар республика конкурс-фестивале лауреатлары
Балтачлылар республика конкурс-фестивале лауреатлары
Автор:
Читайте нас: