Барлык яңалыклар
Мәдәният
10 октябрь 2022, 19:50

Үрнәкле гаиләләр шундый була

Районыбызда үткән бәйрәмнәрдә озак еллар бергә бәхетле гомер иткән үрнәкле гаиләләрне тәбрикләү һәм бүләкләү күркәм традициягә әйләнде. 

Үрнәкле гаиләләр шундый була
Үрнәкле гаиләләр шундый була

Бүгенге Республика көне уңаеннан үткәрелгән тантанада юбилейларын билгеләгән парлар бәйрәмнең кадерле кунаклары булдылар. Аларга Республика башлыгы исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Менә инде 60 ел бергә кулга-кул тотынып атлыйлар Иске Балтач авылыннан Флүзә Рәхим кызы һәм Зөфәр Хәмит улы Хәмитовлар. Алар ике балага тәрбия биргәннәр. Флүзә Рәхим кызы  сату өлкәсендә эшләп, ә Зөфәр Хәмит улы Райсоюзда  шофер булып хаклы ялга чыгалар.

Быел алтын туйларны билегеләп үткән Иске Балтачтан Фәнзия Галинур кызы һәм Флүр Фатыйх улы Хәзиуллиннар сәхнә түренә күтәрелделәр. Флүр Фатыйх улы ремонт-техник станциясендә шофер-кранчы булып эшләгән.  Тормыш иптәше белән алар 4 бала тәрбияләп үстерәләр.

Шәвъяды  авылыннан Лилия Нурый кызы һәм Әдип Шартдин улы Әлетдиновлар 50 ел бергә тату гомер итәләр. Әдип Әлетдинов гомере буе оештыру эшләре белән шөгыльләнә, районның колхоз-учреждениеләрен уңышлы җитәкли.  Шәвъяды авыл биләмәсе башлыгы да була. Лилия Әлетдинова 43 елдан артык мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән.

Күркәм бәйрәмнәрегез белән тагын бер тапкыр котлыйбыз. Алар бергә барлык кыенлыкларны узып, үзара мәхәббәт һәм хөрмәтне саклап кала алдылар. Юбилярларга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер, балалар һәм оныклар шатлыгы телибез.

Автор:
Читайте нас: