Сәйтәк авыл китапханәсеннән ел әйләнәсенә халык өзелми. Бирегә төрле яшьтәге китап укчылар йөри.
Китап укучылар төрле акцияләрдә актив катнашалар. Соңгы шундый чара бөтен ил буенча игълан ителгән «Мәдәни шимбә» Бөтенрусия акциясе булды.
Тормышыбызны искиткеч җырчылар һәм биючеләр, талантлы музыкантлар, актерлардан башка күз алдына да китереп булмый. Бу кешеләрдән башка бер генә бәйрәм дә үтми.
Акция чикләрендә китапханәдә «Мәдәният эшлеклеләре» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә күренекле мәдәният эшчәннәренең тормышы һәм иҗаты турында китаплар урын алды.