Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 сентябрь 2021, 10:53

Валерия Сибай халкының ныклыгына шаккаткан

Ул Сибай һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә чыгыш ясады.

Валерия Сибай халкының ныклыгына шаккаткан
Валерия Сибай халкының ныклыгына шаккаткан

 

Ул Сибай һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә чыгыш ясады.

— Башкортстан — бик кунакчыл кешеләр яши торган гаҗәеп табигатьле бай төбәк, мин сезгә килүемә бик шат, — диде журналистларга Русиянең халык артисты, җырчы Валерия, Стәрлетамакта шәһәрнең 255 еллыгы уңаеннан концерт алдыннан алган тәэссоратлары белән уртаклашып.

«Сезнең республика яхшы якка үзгәрә, һәм безгә, бирегә килгән кунакларга, бу күренеп тора. Без бу үзгәрешләрне күрәбез, һәм мин аларга сөенәм», — дип билгеләп үтте Русия эстрадасы йолдызы.

Бер көн алдан Валерия Сибай халкы алдында чыгыш ясады, анда 10 сентябрьдә Өченче Бөтенрусия «Урал аръягы-2021» Инвестсабантуе узды.

"Мин Сибайда тамашачыларның искиткеч энергиясен тойдым, хәтта аларның биска нинди җыр сораганнарын да ишеттем. Кечкенә шәһәрләрдә һәрчак җылы һәм уңайлы. Анда Инвестсабантуй кебек зур, күләмле чара узуы — бик дөрес күренеш. Без яшьләрнең зур шәһәрләргә китү тенденциясен һәркайда күрәбез, болар барысы да моңсу һәм кызганыч. Мин моны, кызганычка каршы, туган шәһәрем Аткарскига кайтканда да күрәм. Минемчә, кечкенә, провинциаль шәһәрләр дә перспективага һәм үз киләчәгенә хокуклы.

Сибай халкының ныклыгына һәм батырлыгына шаккаттым, алар салкын яңгыр астында концерт карады, беркем дә китмәде, минем белән җырладылар. Бу миңа нык тәэсир итте, моның өчен барысына да зур рәхмәт!" — диде Валерия, дип яза “Кызыл таң”.

Фото: bashinform.ru

 

Валерия Сибай халкының ныклыгына шаккаткан
Валерия Сибай халкының ныклыгына шаккаткан
Автор:
Читайте нас: