Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
5 февраль , 19:00

Ирле-хатынлы янып үлгәннәр

Һәлак булучылар 76 яшьлек ир һәм аның 74 яшьлек тормыш иптәше булган.

Ирле-хатынлы янып үлгәннәр
Ирле-хатынлы янып үлгәннәр

Фаҗига төн уртасында Сибай шәһәрендә булган. Шәхси йорт хәрабәләрендә коткаручылар ике кешенең калдыкларын тапкан. Һәлак булучылар урындагы өлкән яшьтәге кешеләр булып чыкты, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

"Без килеп җиткәндә йорт ачык ялкын булып яна иде инде", - диде һәлакәт урынына килгән янгын расчеты командиры. Яну мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән.

Һәлак булучылар 76 яшьлек ир һәм аның 74 яшьлек тормыш иптәше булган. Янгын сүндерүчеләр ялкынны оператив сүндерә алган, әмма пенсионерларны коткару мөмкин булмаган.

Янгынның сәбәбен ачыклар өчен урында тикшерү төркеме эшли.

Ирле-хатынлы янып үлгәннәр
Ирле-хатынлы янып үлгәннәр
Автор:
Читайте нас: