Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
28 гыйнвар , 13:05

Капма-каршы бәрелешкәннәр

Бер водитель һәлакәт урынында үлгән, икенчесе авыр хәлдә дәваханәгә озатылган.

Капма-каршы бәрелешкәннәр
Капма-каршы бәрелешкәннәр

Башкортстанның Зианчура районында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Ира - Магнитогорск автоюлының 250нче чакрымында 29 яшьлек хатын-кыз “Land Rover” автомобиле руле артында каршы полосага чыккан һәм “Hyundai Solaris” белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 32 яшьлек “Hyundai” водителе һәлакәт урынында үлгән. “Land Rover” водителе күпсанлы җәрәхәтләр белән дәвахнәгә озатылган. Полиция хезмәткәрләре фаҗигале вакыйганың шартларын ачыклыйлар.

Капма-каршы бәрелешкәннәр
Капма-каршы бәрелешкәннәр
Автор:
Читайте нас: