Башкортстанның Краснокама районында пассажир автобусы катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Билгеле булуынча, Нефтекама -Уфа автоюлының 10нчы чакрымында “ПАЗ” рейс автобусы, “Нефтекама – Карман” маршруты буенча барганда, әлеге вакытта билгесез сәбәп аркасында кюветка төшеп капланган.
Хәзерге вакытта ике пассажирны медицина хезмәткәрләре карый. Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре эшли. Вакыйганың барлык нечкәлекләре ачыклана.