Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
25 гыйнвар , 14:21

Бүгенге авария ике кешенең гомерен өзгән

Тагын ике өч кеше дәваханәгә озатылган.

Бүгенге авария ике кешенең гомерен өзгән
Бүгенге авария ике кешенең гомерен өзгән

Белорет районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре фаҗигале юл-транспорт һәлакәте урынында эшлиләр.

Бүген көндезге сәгать берләр тирәсендә Уфа-Инзер-Белорет автоюлының 172 чакрымында үлемгә китергән юл һәлакәте булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, "Лада Приора" автомобиле водителе Белорет шәһәреннән Уфага таба хәрәкәт иткәндә каршыга килгән "Фольксваген Поло" белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Лада Приора"ның водителе һәм пассажиры алынган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында үлгән, тагын өч пассажир төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.

Фаҗигале вакыйга урынында тикшерү эшләре бара.

Бүгенге авария ике кешенең гомерен өзгән
Бүгенге авария ике кешенең гомерен өзгән
Автор:
Читайте нас: