Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
23 гыйнвар , 12:33

Балтачта ЮХХДИ хезмәткәренә ришвәт бирүнең бер факты теркәлгән

Вазифалы кешегә ришвәт биргән өчен җинаять законнарында 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә максималь җәза каралган.

Балтачта ЮХХДИ хезмәткәренә ришвәт бирүнең бер факты теркәлгән
Балтачта ЮХХДИ хезмәткәренә ришвәт бирүнең бер факты теркәлгән

Балтач районы дәүләт автоинспекциясе вазифалы затларга ришвәт бирү җинаять эше булып тора һәм моның өчен иректән мәхрүм ителергә мөмкин, дип кисәтә.

2025нче ел әле генә башланса да, районда ришвәт бирүнең бер факты теркәлгән дә инде. Моның буенча җинаять эше кузгатылган.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте машиналары эчендә дә, тышкы ягында да видеокүзәтү системасы белән җиhазландырылган. Мондый төшерү судка раслаучы дәлил сыйфатында тәкъдим ителергә мөмкин. Моннан тыш, юл-патруль  инспекторларының күчмә видеокамералары бар, ул форма киеменә беркетелә. Күчмә камералар hәм автомобиль регистраторлары, кагыйдә буларак, юл-патруль хезмәткәренә транспорт чарасы туктатылганнан алып, акча тапшырганчы, ришвәт бирү турында мәгълүматны теркәп баралар. Шулай ук, ЮХХДИнең административ биналарында да мондый язмалар алып барыла. Әгәр гражданин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә төзүдән баш тартса, ЮХХДИ хезмәткәре шунда ук урынга тикшерү-оператив төркем чакыртачак. Ул автоинспекторларның күрсәтмәләрен hәм бармак эзләрен теркәп кенә калмый, видеоязманы алып, аны эш материалларына теркәячәк.

Нәтиҗәләп әйткәндә, вазифалы кешегә ришвәт биргән өчен җинаять законнарында 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә максималь җәза каралган (РФ Җинаять Кодексының 291нче статьясы).

Денис ГАТТАРОВ,

районның ЮХХДИ бүлекчәсе начальнигы.

Автор:
Читайте нас: