Бүген төнлә Башкортстанның Кушнаренко районында янгында бер ир һәлак булган.
БР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, монда металл “вагончик” янган.
Янгын сүндерүчеләр янгынны сүндергәннәр. Эчендә һәлак булган 64 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табылган.
"Урында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сорау алучысы һәм тикшерү-оператив төркеме эшли, килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Янгынның ихтимал сәбәпләренең берсе - мичне эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу булырга мөмкин", - дип хәбәр итәләр ведомствода.