Бүген көндез Чишмә районының бер авылында 5х10 метрлы бүрәнә йортта янгын чыккан. Янгынны Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Чишмә янгын сүндерү командасы хезмәткәрләре сүндергән.
Кызганычка каршы, янгын урынын тикшергәндә һәлак булган 3 ирнең үле гәүдәләре табылган. Әлеге вакытта шәхесләре ачыклана.
Фаҗигале вакыйга урынында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сорау алучысы, Тикшерү комитеты һәм прокуратура хезмәткәрләре эшли. Шулай ук Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортостан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Горин һәм янгын сүндерү лабораториясе эксперты да килгән.