Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
19 гыйнвар , 18:53

Фаҗигале авариядә 9 яшьлек бала үлгән, әнисе авыр хәлдә дәваханәдә

Шулай ук икенче машинада да балалар булган.

Фаҗигале авариядә 9 яшьлек бала үлгән, әнисе авыр хәлдә дәваханәдә
Фаҗигале авариядә 9 яшьлек бала үлгән, әнисе авыр хәлдә дәваханәдә

Стәрлетамак районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бала һәлак булган юл-транспорт һәлакәте урынында эшли.

Бүген көндезге сәгать бишләр тирәсендә Стәрлетамак-Красноусольский автоюлының 34нче чакрымында фаҗигале авария теркәлгән.

Билгеле булуынча, "Лада Гранта" автомобиле водителе Красноусол авылы ягыннан Стәрлетамак шәһәре ягына таба барганда каршыга килгән "Киа Рио" белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Лада Гранта”ның 9 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында үлгән, аның 39 яшьлек әнисе төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган. Шулай ук "Киа Рио"дагы ике баланы медицина хезмәткәрләре тикшерә.

Фаҗигале вакыйга буенча тикшерү уздырыла, булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.

Хөрмәтле водительләр! Юлларда бозлавык, сак булыгыз!

Фаҗигале авариядә 9 яшьлек бала үлгән, әнисе авыр хәлдә дәваханәдә
Фаҗигале авариядә 9 яшьлек бала үлгән, әнисе авыр хәлдә дәваханәдә
Фаҗигале авариядә 9 яшьлек бала үлгән, әнисе авыр хәлдә дәваханәдә
Автор:
Читайте нас: