Миякә районында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Булган мәгълүматларга караганда, кичке сәгать уннар тирәсендә Әнәс авылында 21 яшьлек “ВАЗ-2107” водителе, үзәк урам ягыннан Кыргыз-Мияке-Стәрлебаш автомобиль юлы юнәлешендә барганда, җәяүлене бәрдергән. Көчле бәрелеш нәтиҗәсендә 50 яшьлек җәяүле урында вафат була.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җәяүленең өске киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмаган.
Авария факты буенча тикшерү үткәрелә, булган хәлнең шартлары ачыклана.
Киемнәрдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булуы бик мөһим. Эңгер-меңгер яки тәүлекнең караңгы вакытында юлда җәяүлене күреп булмый диярлек. Киемдәге яктылыкны кире кайтаручы элементлар (фликерлар) юлларда җәяүлеләрне күрергә ярдәм итә, водительнең игътибарын җәлеп итәчәк hәм җәяүлене вакытында күреп алырга мөмкинлек бирә.