Краснокама районында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре фаҗигале юл-транспорт һәлакәте урынында эшли. Авария Дүртөйле-Нефтекама автомобиль юлының 66нчы чакрымында булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Дүртөйле районында яшәүче 42 яшьлек ир “ВАЗ-2115” руле артында идарә итүне югалткан һәм ике җәяүлене бәрдергән. Ары таба юл читендә торган “КАМАЗ”га барып бәрелгән.
Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 32 яшьлек җәяүле ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат булган. Икенче 55 яшьлек җәяүле дәваханәгә озатылган.
Билгеле булганча, бәрдерелгән ирләр бу вакытта “КамАЗ” прицепы тәгәрмәчләрен аалмаштырган булганнар.
Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.