Иглин районында ике кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Булган мәгълүматлар буенча, төнге сәгать икедә “Урал” М5 автоюлының 1536нче чакрымында 22 яшьлек “Лада Калина” автомобиле водителе, Уфа шәһәреннән Чиләбегә таба хәрәкәт иткәндә, хәзерге вакытта билгесез сәбәп аркасында каршы полосага чыккан һәм каршыга килгән “Ситрак” зур йөк машинасы белән бәрелешкән. Аның руле артында 55 яшьлек ир булган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Лада” водителе һәм аның 36 яшьлек пассажиры һәлакәт урынында ук үлгән.
Фаҗигале вакыйганың шартлары ачыклана. Урында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли.