Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
15 гыйнвар , 21:37

Автобус белән ике йөк машинасы бәрелешкән

Бу вакытта автобус салонында 25 кеше булуы билгеле.

Автобус белән ике йөк машинасы бәрелешкән
Автобус белән ике йөк машинасы бәрелешкән

Дүртөйле районында пассажир транспорты катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Бүген кич белән Р240 автоюлының 88нче чакрымында “МАЗ”, “Газель Некст” йөк машиналары һәм “Yutong” автобусы бәрелешкән, дип хәбәр итә БР буенча Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.

Автобус салонында 25 пассажир булган. Ул Нефтекама-Уфа маршруты буенча хәрәкәт иткәнлеге билгеле.

Бәхеткә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Хәзерге вакытта Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан реверсив хәрәкәт оештырылган.

Автобус белән ике йөк машинасы бәрелешкән
Автобус белән ике йөк машинасы бәрелешкән
Автобус белән ике йөк машинасы бәрелешкән
Автобус белән ике йөк машинасы бәрелешкән
Автобус белән ике йөк машинасы бәрелешкән
Автор:
Читайте нас: