Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
14 гыйнвар , 19:47

Районда 3 авария теркәлгән

Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Районда 3 авария теркәлгән
Районда 3 авария теркәлгән

Узган атнада Балтач районы территориясендә ЮХХДИ хезмәткәрләре профилактик рейд оештырды. 

Әлеге рейд барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 112 очрагын ачыклаган. Аерым билгеләгәндә: 2 исерек хәлдә булган водитель тоткарланган һәм транспорт чаралары белән идарә итүдән читләштерелгән. Тагын бер водительнең бөтенләй машина йөртү таныклыгы булмаган.

Элек  идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән 2 водитель яңадан тоткарланган. 

Шулай ук район территориясендә 3 механик авария теркәлгән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Юл хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эшләр дәвам итә. Хөрмәтле райондашлар, юлларда игътибарлы hәм сак булыгыз!

Автор:
Читайте нас: