64 яшьлек ир Уфаның Район урамындагы шәхси бүрәнә йорттагы бер бүлмәдә янгында һәлак булган. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре 5 кв. метр мәйдандагы янгынны сүндергән.
"Без еш кына бу адрес буенча килә идек. Аның өендә буржуйка бар иде, ә торбасы тәрәзәдән чыгып бик каты төтен чыгара иде", - дип хәбәр итәләр янгын сүндерүчеләр.
Янгын чыгуның фаразланган сәбәбе - төтен торбасын монтажлау кагыйдәләрен бозу. Хәзер урында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сорау алучысы һәм тикшерү-оператив төркем эшли.