Бүген Караидел районының Бәйрәшкә авылыннан ерак түгел урында кешеләр фаҗигале һәлак була язган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Билгеле булуынча, өч ир-егет һәм үсмер каргизгечтә һәм квадроциклда Павловка сусаклагычының бозында йөрергә чыккан. Сулык өслеге техника массасын күтәрә алмый, транспорт чаралары су астына китә башлый.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары оператив рәвештә шул урынга чыккан.
"Бәхеткә, кешеләрнең берсе дә зыян күрмәгән, моны әлеге хәлдә чын бәхет дип санарга мөмкин. Теләсә нинди һава торышында бозга чыгу һәрвакыт билгеле бер куркынычлар тудыра, бигрәк тә температура нуль тирәсендә булганда. Кызганычка каршы, кисәтүләргә һәм хәвефсезлек кагыйдәләренә карамастан, аек акыл белән эш итүне санга сукмаучылар һәрвакыт табыла. Бу юлы барысы да корбаннарсыз узса да, мондый хәлләр җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, шул исәптән җәрәхәтләр, хәтта үлемгә дә", - дип хәбәр итә ведомство.