Башкортстанның Баймак районы 1нче Иткол авылында автоном янгын хәбәрчесе ялгыз, өлкән яшьтәге ир-атны коткарган, дип хәбәр итәләр БР Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитетында.
Коткаручылар билгеләвенчә, янгын 31 декабрьдә булган. Янгын өйне тулысынча юк иткән. Беренчел мәгълүматлар буенча, өй хуҗасы берүзе яшәгән, бәхеткә, ул төнлә янгын вакытында янгын хәбәрчесе тавышына уянып, чыгып котыла алган.
“Биредәге йортта янгын хәбәрчесе 2020нче елның көзендә “55 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнар” категориясе буенча урнаштырылган”, - дип ачыклык кертәләр БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.
Янгынның һәм бу хәлнең сәбәпләре ачыклана. Урында тикшерүче эшли, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.