Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
9 гыйнвар , 20:56

Мата авылында ике йөк машинасы юл читенә төшеп киткән

Юлларда сак булыгыз, көчле буран котыра.

Мата авылында ике йөк машинасы юл читенә төшеп киткән
Мата авылында ике йөк машинасы юл читенә төшеп киткән

Республика юлларында һава торышы шартлары начараю күзәтелә, төрле районнарда күпләп кар ява, көчле буран котыра. Синоптиклар билгеләвенчә, алдагы көннәрдә дә көчле җил, буран, юлларда бозлавык булуы көтелә.

Балтач районы да искәрмә түгел. Юлларда төрле күңелсез хәлләр күзәтелә. Мәсәлән, Мата авылында ике йөк машинасы юл читенә төшеп киткән.

Шуңа күрә транспорт чаралары белән хәрәкәт иткәндә игътибарлы булырга чакырабыз. Юлда күңелсез хәлләр килеп тумасын өчен ерак юлга чыкмау хәерле булыр. Һава торышы яхшырганын көтергә кирәк.

Мата авылында ике йөк машинасы юл читенә төшеп киткән
Мата авылында ике йөк машинасы юл читенә төшеп киткән
Мата авылында ике йөк машинасы юл читенә төшеп киткән
Мата авылында ике йөк машинасы юл читенә төшеп киткән
Автор:
Читайте нас: