Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
9 гыйнвар , 15:42

Балагыз телефонда уеннар уйныймы?

Интернетта уеннар белән мавыгучы 9 яшьлек малай әтисен 25 мең акчасыз калдыра язган.

Балагыз телефонда уеннар уйныймы?
Балагыз телефонда уеннар уйныймы?

Мошенниклар 9 яшьлек баланың ышанучанлыгына файдаланып, акча алырга тырышканнар. Белорет районы буенча полиция бүлегенә  36 яшьлек ир аның 9 яшьлек улын ялгыш юлга этәргән һәм банк счетыннан 25 мең сум урларга теләгән билгесез затны җаваплылыкка тартуны сорап мөрәҗәгать иткән.

Мөрәҗәгать итүче билгеләвенчә, олылар йоклаганда, аның улы популяр кушымтада онлайн-уеннар уйнаган. Мессенджерда аның белән робукслар (уендагы валюта) сатып алырга тәкъдим иткән бер кеше элемтәгә кергән. Язышканда әңгәмәдәш малайга ата-ана телефонындагы банк кушымтасында башкарырга кирәк булган төрле инструкцияләр биргән, телефонга килә торган кодларны әйтергә сораган.

Нәтиҗәдә, балигъ булмаган бала әтисенең счетыннан 25 мең сумны үз телефонына күчергән, ләкин аннары акылына килеп, язышуны туктаткан һәм булган хәл турында әти-әнисенә сөйләгән. Бәхеткә, гаиләгә матди зыян китерелмәгән. Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итәләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Автор:
Читайте нас: