Башкортстанда 2025 ел башыннан алып берничә көн эчендә 102 янгын теркәлгән, аларда алты кеше һәлак булган, тагын өчесе төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
"Белорет, Белокатай, Гафури, Дуван, Караидел һәм Уфа районнарында янгын вакытында кешеләр һәлак булды", — дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Янгын чыгуның төп сәбәбе - кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе, шул исәптән өйдә тәмәке тарту һәм электр җиһазларының төзек булмавы булып кала.