Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
7 гыйнвар , 16:01

Зарядкага куелган телефон аркасында өйсез калганнар

Раштуа иртәсендә янгын теркәлгән.

Зарядкага куелган телефон аркасында өйсез калганнар
Зарядкага куелган телефон аркасында өйсез калганнар

Раштуа иртәсендә Грибовка авылында янгын теркәлгән. Ул ике катлы йортның икенче катында чыккан һәм бик тиз арада таралган.

Өйдә йөри алмаган хатын-кыз да булган. Бәхеткә, аны алып чыгып өлгергәннәр.

Беренчел фаразлар буенча, янгын зарядкага куелган телефон аркасында чыккан булырга мөмкин.

Янгын сүндерү урынында Русиянең БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли.

Автор:
Читайте нас: