Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
3 гыйнвар , 18:08

Берничә көндә 18 бала зыян күргән

Балаларга һәрчак күз-колак булыйк!

Берничә көндә 18 бала зыян күргән
Берничә көндә 18 бала зыян күргән

Бәйрәм ялларының беренче берничә көнендә 112-система чакыруларын эшкәртү үзәгенә Башкортстан Республикасы буенча балалар белән булган хәлләргә бәйле 19 мөрәҗәгать килгән. Нәтиҗәдә, 18 бала зыян күргән. Нигездә, бу боз шәһәрчегендә таудан, тюбингта, шугалакларда шуганда һәм пиротехника кулланганда алынган җәрәхәтләр.

Белоретта 11 яшьлек малай таудан тюбингта шуып барганда, баганага бәрелә һәм баш мие селкенүе диагнозы белән дәваханәгә озатыла.

Уфада 11 яшьлек кыз яңа елның беренче төнендә петарда шартлаудан җитди зыян күргән. Республика балалар клиник дәваханәсенең кабул итү-диагностика бүлегендә аны нейрохирург, оториноларинголог, теш казнасы-йөз хирургы һәм педиатр караган. Кызны Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтына дәваланырга юллаганнар.

Зилаер районында Яңа ел алдыннан 8 балигъ булмаган бала яшәгән йортта янгын чыккан. Бәхеткә, аларның берсе дә зыян күрмәгән.

Кызганычка каршы, үлем белән тәмамланган балигъ булмаганнар катнашында 2 очрак та теркәлгән.

Барлык өлкәннәрне ата-аналар кебек мөһим статуска аңлырак, җаваплырак карарга һәм балаларга күз-колак булырга чакырабыз

Автор:
Читайте нас: