Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
3 гыйнвар , 14:50

Бер мизгелдә 35 тонна печән янган

Авыл җирендә кыш уртасында печәнсез калу...

Бер мизгелдә 35 тонна печән янган
Бер мизгелдә 35 тонна печән янган

Башкортстанның Чакмагыш районында 35 тонна печән янган. Янгын Тайнәш авылы читендәге металл корылмада булган.

Вакыйга урынына килгән Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре һәм иреклеләр утны локальләштерү һәм аңа атаралуга юл куймау өчен оператив чаралар күргәннәр.

Янгын сүндерүгә барлыгы 8 кеше һәм 5 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

"Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбен сорау алучыга ачыкларга кирәк булачак",-дип хәбәр итәләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Автор:
Читайте нас: