Благовар районының Зур Бүләк авылында 31 декабрьдә, кичке сәгать унбердә, бүрәнә өй янган.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм иреклеләр 35 квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндергәннәр. Кызганычка каршы, сүндерү барышында кухнядагы идәндә 60 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табылган.
Янгынның сәбәбе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре тарафыннан ачыклана.